Чара Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алардан килгән зыяннарны киметү чараларын гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.
2 ноябрьдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль приютында булдылар.
Чара Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алардан килгән зыяннарны киметү чараларын гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.
Чара барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр, балаларга җәяүлеләр, велосипедчылар өчен кагыйдәләр турында сөйләделәр. Автоинспекторлар шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар юнәлттеләр, аларны куллану караңгы вакытта юл аша чыкканда күренергә мөмкинлек биргәнен аңлаттылар.
Балалар Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары белән рәхәтләнеп аралаштылар. Автоинспекторлар приют тәрбияләнүчеләренең сорауларына җавап бирде һәм шәхси тәҗрибәдән мисаллар китерде.