Ильмир Мустафин хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була
2023 елның 2 ноябрендә Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында дәүләт бүләген тапшыру тантанасы узды.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Ильмир Мустафинның үз Ватанына һәм антына тулысынча тугрылыклы булуын, Герой турындагы истәлек мәңге яшәячәген билгеләп үтте.
- Бүген без Батырлык Орденын Ильмир Мустафинның әти-әнисенә һәм гаиләсенә тапшырабыз. Аның исеме мәңгегә безнең Ватан тарихында һәм хәтерендә калачак. Ул үзенең хәрби бурычын үтәде, антына тулысынча тугры калды, — диде Марат Гафаров.
Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин шулай ук Геройның әти-әнисенә рәхмәт белдерде.
- Без - ир-егетләр, Ватаныбызны, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны саклаучылар булып туганбыз. Хөрмәтле ата-аналар шундый ул тәрбияләгән өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Мәңгелек хәтер! - дип өстәде Радик Төхфәтуллин.
Ильмир Зөфәр улы Мустафин Чүпрәле районының Шланга авылында туып-үскән. Армия хезмәте уза, авылда эшли, гаилә төзи. Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була.
Махсус операция барышында хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты Указы белән Ильмир Зөфәр улы Мустафин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Аның улы һәм кызы калган.