Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде: 2023 елның 2 ноябрендә 18 сәгатьән 3 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2023 елның 2 ноябрендә кич белән, 3 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, 15 м/с кадәр; кичен, төнлә һәм иртән томан.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы, тайгаклануы һәм бозлануы аркасында автомобиль тизлеге шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчән жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Буран вакытында:
Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Күренеш начарайганда, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җил һәм көчле җил җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә тормозларга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерактан ачык күренүчән жилет кулланырга. Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, хәрәкәт итүче транспорт каршында трассага йөгереп чыкмаска, чөнки юлның бозлануы, тайгаклануы аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Җәяүлегә транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан ачык күренүчән жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтү юлын гына кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына барырга;
6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.