Турнир “Бердәм Россия” партиясе призына узачак.
2023 елның 4 ноябрендә Иске Чүпрәле авылының “Алтын” универсаль спорт залында “Бердәм Россия” партиясе призына ирләр командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узачак, ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Турнирда катнашу өчен Татарстан Республикасының күрше районнары, Ульяновск өлкәсе, Чуваш Республикасы һәм районыбызның авыл җирлекләре командалары чакырыла.
Турнир кысаларында ВФСК нормативларын үтәү өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» мобиль мәйданчыгы оештырылачак.
Командаларны катнашырга, ә җанатарларны яраткан командаларына уңышлар теләргә чакырабыз!