2023 елның III кварталы өчен ГТО рейтингы яңартылды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Өченче квартал йомгаклары буенча Татарстан Республикасы ГТО рейтингы буенча иң яхшылар рәтендә.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча 2023 елның III кварталына йомгак ясалды, һәм ГТО рейтингы лидерлары өчлегендә Белгород өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Кемеров өлкәсе (Кузбасс) кала.

Квартал йомгаклары буенча максималь нәтиҗәлелек күрсәттеләр: Оренбург өлкәсе + 21 урынга, Татарстан Республикасы + 21 урынга, Ставрополь крае + 14 урынга, Саратов өлкәсе + 13 урынга, Томск һәм Владимирск өлкәләре + 12 урынга менде. Бу кварталда түбән нәтиҗәлелек күрсәттеләр: Ярославль өлкәсе - 20 урынга, Саха (Якутия) Республикасы - 17 урынга, Төньяк Осетия - 16 урынга, ХМАО - 16 урынга, Тыва Республикасы - 16 урынга теште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International