Район Советы утырышы

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 2 ноябрендәге 46 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз икенче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.

2) «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» карар проекты хакында.

3) «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2022 елның 14 декабрендәге 23/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.

5) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турында» 2020 елның 30 гыйнварындагы 42/4 номерлы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

6) Җирләү эше өлкәсендә авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрен хәл итү буенча вәкаләтләрне (вәкаләтләрнең бер өлешен) тапшыру турында.

7) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының территориаль планлаштыру Схемасына үзгәрешләр кертү турында.

8) Чүпрәле муниципаль районы Советының икътисад, инвестицияләр, авыл хуҗалыгы, эшкуарлык һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе составын үзгәртү турында.

9) Төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 9 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International