Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яшәүче Сәгыйтова Хәния Габделхәй кызын Кама Тамагы муниципаль районында 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Юбиляр 5 бала тәрбияләп үстергән.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Шланга авылында туып үскән  Сәгыйтова Хәния Габделхәй кызы юбилеен билгеләп үтте.

Сәгыйтова Хәния Габделхәй кызы Шланга авылында туып үскән. Сугыш елларында авырлыклар кичерә, сугыштан соңгы елларда илнең чәчәк атуы һәм торгызылуы өчен ул да  күп хезмәт куя.

Тормышка чыгып, 5 балага  гомер бирә, аларны тәрбияләп үстерә..
 Кызганыч,  ире үлгәч, Хәния апа үзенең кызы Җәмилә янына Кама Тамагы районына күчеп килә, хәзер ул шунда яши.

Шуңа да карамастан, аны туган җирендә онытмыйлар. Юбилей көнендә аңың  янына  Шланга авыл җирлеге вәкиле Шәмсия Алимова килде. Район җитәкчеләре һәм авылдашлары исеменнән котлауларны җиткерде;  аңа бүләк һәм  чәчәкләр тапшырды.

Озын гомерле Сәгыйтова Хәния Габделхәй кызына Шәмсия Алимова хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде; сәламәтлек,киләчәктә дә  якыннарының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен теләде.

Хәния апа туган җиреннән килгән хәбәрләргә һәм бүләкләргә бик сөенде, рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International