Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Уби авылында ире вафатыннан соң аның 7 баласын тәрбияләп үстерүче Лукьянова Дарья Прокопьевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Уби авылында яшәүче Дарья Прокопьевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Озын гомерле кешене юбилее белән котлау өчен,  авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин юбиляр янына Ульяновск шәһәренә барып кайтты, чөнки ул бүгенге көндә анда тормыш иптәшенең кече кызында яши.

Лукьянова Дарья Прокопьевна авыру әнисе белән яшәгән һәм аны тәрбияләгән,. Колхозның төрле эшләрендә эшләгән, урып- җыю вакытында булышкан.

Куракинның тол хатыны 1967 елда Николайга кияүгә чыга ( аның 7 баласы була: олысы – 14 яшьтә, кечесе - 8 айлык) һәм аның белән бергә 8 ел яши. Ире үлгәннән соң бөтен баланы аякка бастыра. Барысына да белем алырга ярдәм итә, егетләрен армиягә озата һәм каршы ала.  Һәр баланың туен үткәрә.. 

Дарья  Прокопьевнаның  ире белән уртак балалары булмаган. Юбилярша 7 медальгә һәм «Хезмәт ветераны» таныклыгына ия. Хәзер ул иренең кече кызында яши.

Балалар  аңа  әни дип дәшә, оныклары һәм оныкчыклары өчен  кайгыртучан әби дә   ул. Хәзер аның 12 оныгы, 18 оныкчыгы бар. Аны барысы да яраталар, үзе алар  тарафыннан  зур хөрмәткә ия . Алар өчен ул -  гаилә үрнәге һәм горурлыгы!

Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин озын гомерле Лукьянова Дарья Прокопьевнаны юбилее белән котлады, сәламәтлек, балалар мәхәббәте теләде, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International