Утырышта районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Бүген, 2023 елның 26 октябрендә, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.
Утырыш эшендә шулай ук район прокуроры Олег Гайнетдинов, ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, район мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм комиссия составы катнашты. Утырышның көн тәртибенә юлларыбызда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр чыгарылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов үз чыгышы вакытында Чүпрәле районы территориясендә 2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча авария хәленең торышы турында сөйләде.
Үзенең чыгышы вакытында Михайлов билгеләп үткәнчә, даими контрольдә машина йөртүчеләр белән исерү билгеләре булган транспорт белән идарә итү фактларын булдырмау эшчәнлеге тора. Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча хезмәткәрләре тарафыннан 50 шундый факт ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 6 фактка кимрәк.
Михайлов билгеләп үткәнчә, районда эчке эшләр органнары көчләрен һәм чараларын комплекслы файдалану кысаларында атна саен ял һәм бәйрәм көннәрендә максатчан рейдлар уздырыла, аена бер тапкыр «Тоннель» юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча чаралар үткәрелә. Үзенең чыгышында ул шулай ук кичке һәм төнге вакытта балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар киюе, куркынычсызлык каешларын куллану һәм башка мәсьәләләргә дә кагылды.
Район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Радик Баһаветдинов үз чыгышында 2023 елда республика һәм муниципаль программалар хисабына инженерлык чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов үз чыгышы вакытында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 2023 елның 19 сентябрендәге 7 нче беркетмәсенең 6 пунктын үтәү буенча башкарылган эше турында сөйләде. Мавзютов билгеләп үткәнчә, район мәгариф учреждениеләрендә 55 ЮИД отряды эшли, аларда 508 укучы белем ала. ЮИД отрядлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча зур эш башкарыла. Ул билгеләп үткәнчә, районның барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар һәм укучылар белән инструктажлар үткәрелә, анда баланың яктылык кайтаручы элементны мәҗбүри йөртүе пунктларның берсе булып тора.
Утырыш барышында шулай ук Абязов урамындагы юл хәрәкәте схемасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр каралды.
Ахырда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәмәтҗанов утырышка йомгак ясады.