Гуманитар йөктә махсус хәрби операция сугышчылары өчен барлык кирәкле җиһазлар җыелган.
Якташыбыз Булат Тәлгат улы Туктаров Чүпрәле районына килде һәм «Созидание» яшьләр-яшүсмерләр клубында урнашкан волонтерлык штабына гуманитар йөк белән УАЗ автомобилен тапшырды.
Булат Тәлгат улы билгеләп үткәнчә, гуманитар йөк машинасында кирәкле җиһазлар җыелган: бензин генераторы, бензопила, электр, газ плитәсе, перчаткалар, балталар, пена, аркан-балка һ. б.
Гуманитар йөкне волонтерлык штабына тапшырганда Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет Җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов катнашты. Район Башлыгы Марат Гафаров якташыбызга гуманитар йөк төягән УАЗ автомобиле өчен рәхмәт белдерде, мондый ярдәмнең безнең егетләргә бик мөһим булуын билгеләп үтте.
Белешмә
Булат Туктаров Кече Чынлы авылында туып үскән. Булат Тәлгат улы Буа районындагы «Акыллы ферма» ҖЧҖ генераль директоры булып тора. Бу оешманы 2018 елдан бирле җитәкли.
Исегезгә төшерәбез, Телеграмм каналда "Чүпрәле - бергә без көч!" төркеме оештырылган. Әлеге төркем бүген махсус хәрби операция зонасында булган егетләребез өчен гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында халкыбызга, районнан чыккан кешеләргә мәгълүмат бирү өчен төзелде. Монда гуманитар ярдәм турында тулы мәгълүматны белергә мөмкин, махсус хәрби операциягә безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм кайчан җибәреләчәген һәм нинди юнәлештә китәчәген, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда актив катнашу мөмкинлеге бар.
Гуманитар ярдәм җыю урыны - волонтерлык штабы «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубында түбәндәге адрес буенча оештырылган: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 12 А йорты.