Соңыннан профсоюз бүләкләре белән бүләкләү булды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты утырышлар залында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзының Чүпрәле муниципаль районы профсоюз активы белән киңәшмә узды.
Киңәшмәне Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы ачты һәм алып барды.
Киңәшмә эшендә Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Калашникова Ольга Анатольевна, Чүпрәле муниципаль районындагы профсоюз республика комитетының ышанычлы вәкиле Радик Багаутдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, спорт мәктәбе, муниципаль унитар предприятие, җирле үзидарә органнарының профсоюз оешмалары җитәкчеләре, рәисләре һәм башкалар катнашты.
“Чүпрәле муниципаль районы беренчел профсоюз оешмаларының сайлап куелган органнары эшчәнлеге турында” мәсьәләсе каралды. Аның буенча Чүпрәле муниципаль районындагы профсоюз рескомының ышанычлы кешесе Радик Багаутдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда беренчел профсоюз оешмалары эшчәнлеге көчәя бара. Бүгенге көндә районда 26 беренчел профсоюз оешмасы үз сафларында профсоюзларның 327 әгъзасы исәпләнә.
Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гөлназ Ханбикова “Чүпрәле муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют “Җылы йорт” ДКУның беренчел профсоюз оешмасында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерү мәсәләсе буенча чыгыш ясады.
Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Профсоюз оешмасы Рәисе Ольга Анатольевна Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзларының Татарстан Республикасы оешмасы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Ольга Калашникова Татарстан Республикасы Чүпрәле районының профсоюз активы эшен югары бәяләде, профсоюзның барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды.
“Муниципаль берәмлекнең һәм профсоюзларның бергәләп эшләве мөһим, аның ярдәмендә хезмәт өлкәсендә барлыкка килә торган төрле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкин. Профсоюзлар хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, лаеклы хезмәт хакы, торак, эш урыннары, сыйфатлы медицина хезмәте, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урыннар, ял итү, хезмәткәрләрне шифаханә-курорт белән тәэмин итү буенча актив эшлиләр. Безнең җитәкчелегебез белән ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр һәм җирле профсоюз оешмасының эш нәтиҗәләре бар. Мин сезгә эшегез өчен рәхмәт белдерәм һәм районыгызга чәчәк атуын һәм алга баруыгызны телим”, - диде ул.
Соңыннан профсоюз бүләкләре белән бүләкләү булды.
Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен Профсоюз республика комитетының Мактау Грамотасы белән профсоюз әгъзасы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы Виталий Васильевич Землемеров бүләкләнде;
Профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Профсоюзның республика комитеты Рәхмәт хаты белән: Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасының өлкән шәфкать туташы, беренчел профсоюз оешмасы Рәисе Ишмукова Ирина Николаевна бүләкләнде; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Финанс-бюджет палатасын исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге баш белгече, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Идиатуллина Разида Абдрасих кызы бүләкләнде.
Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен Профсоюзның республика комитеты Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәге 18 нче бүлегенең социаль эш буенча белгече Багаутдинова Гөлнара Фергат кызы бүләкләнде.
Профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Профсоюз республика комитетының Мактау Грамотасы белән: Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының “Чүпрәле муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль приюты” дәүләт казна учреждениесенең педагог-психологы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ханбикова Гөлназ Хәйдәр кызы бүләкләнде; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Городище Башкарма комитеты секретаре, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Петрова Надежда Анатольевна бүләкләнде.
Шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Шланга авыл җирлеге Башлыгы Якупов Илдар Ирзан улын һәм Иске Чокалы авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре, авыл җирлегенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Якупова Илсеяр Фиалит кызын туган көннәре белән котлап уздылар.