Шушы көннәрдә махсус хәрби операция катнашучысы Ленар кыска вакытлы ялга кайтты. Ул махсус хәрби операциягә китүчеләрнең беренчеләреннән берсе иде.
Ленар туганнары һәм якыннары белән озак көтелгән очрашудан тәэсирләре белән уртаклашты.
- Мин киткәндә, кызыма 7 ай гына иде. Ә хәзер ул үсә төште, үзгәрде, ниндидер сүзләр әйтә. Беренче очрашканда танымады, елады, хәзер ияләште инде. Аның үсүен һәм үзгәрүен күрү бик күңелле, - дип сөйли Ленар.
Бу инде Ленарның икенче кыска вакытлы ялы. Илдә килеп чыккан хәлне ул башта төш кебек бәяләде.
"Мәктәп елларында сугыш ветераннары белән очрашулар оештырдык, аларның сөйләгәннәрен тыңладык, без еш кына үз колакларыбыз яныннан уздырдык, бу безгә кагылмый һәм кагылмас дип. Һәм менә мондый күренеш белән үзең очрашкач, хәзер тормышны бөтенләй башкача бәялисең һәм уйлыйсың. Тирә-юньдә снарядлар шартлаганда, пулялар оча... бөтен тормыш тумыштан алып бүгенге көнгә кадәр күз алдымнан үтә... Һәм инде конкрет беләсең, бу бөтенләй төш түгел, ә инде чынбарлык...»
Ул Воркута шәһәрендә туган. Әти-әнисе лаеклы ялга чыкканнан соң, үз илләренә кайттылар. Биредә алар шәхси фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаганнар һәм бүгенге көнгә кадәр дә бу эшне дәвам итәләр.
Ленар мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлый, югары уку йортына укырга керә, инженер-программист белгечлеге ала. Укуын тәмамлагач армиягә китә. Хәрби бурычын югары дәрәҗәдә үтәгән егеткә аны тәмамлау өчен сайлау хокукы бирелә һәм ул Казанга кайта. Хезмәт срогы тәмамлангач, эшкә урнаша, өйләнә, кызы туа.
Илдә өлешчә мобилизация башлангач, повестканы Ленарның әти-әнисенә тапшыралар. Ул үзе һәм аның әти-әнисе моны тиешле дип кабул итткәннәр.
Ватан чакырды безне, без хезмәт итәргә киттек! Әти-әни шулай тәрбияләде, - ди Ленар. -Мин үз Ватанымны, үземнең яраткан гаиләмне, кадерле әти-әниемне яклый алуым белән горурланам.
- Без шундый ул үстерә алуыбыз белән горурланабыз, димәк, без әти-әниләр кебек үз бурычыбызны үтәдек. Әгәр илебезнең киләчәген яклау безнең балалар өлешенә туры килсә, аны кабул итә һәм аңлый белергә кирәк. Алар булмаса кем? - ди әтисе. Без көн саен махсус хәрби операция тизрәк бетсен һәм барлык егетләр үз өйләренә кайтсын өчен дога кылабыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә башлыгы дин тота, намаз укый, ә җәй көне Мәккәгә хаҗ кыла.
«Туган яклардан җибәрелгән гуманитар йөк-алыштыргысыз ярдәм», ди Ленар.-Яңгыр астында каласың, ә алмаш кием аз була, шуңа күрә бар нәрсә дә бик кирәк. Республикада һәм районда яшәүчеләргә, авылдашларыма ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бигрәк тә күңелне нечкәртеп җибәрә балалар хатлары».
Махсус хәрби операциядә катнашу шулай ук тормыш кыйммәтләрен, якыннарының кыйммәтләрен тирәнрәк аңларга өйрәтә, - ди ул.
-Анда төрле сәбәпләр аркасында үз йортларын ташлап китә алмаган кешеләр калган, нигездә, өлкән кешеләр, балалы гаиләләр һәм башкалар. Бүген алар җимерекләр арасында яшәргә мәҗбүр, яктылык, су, җылылык юк. Ач балалар бик күп, без аларга булышырга тырышабыз, алар үз чиратында безгә ниндидер ярдәм күрсәтәләр, күпләр рәхмәт белдерә...
Ленар махсус хәрби операциядә хезмәт итүенең барлык нечкәлекләрен ачмаса да, ул элемтә өчен җаваплы булуын билгеләп үтте. Күптән түгел аны 2 дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләде.
Ял вакытында Ленар укыган мәктәбендә булды, укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Аңардан хезмәт турында сораштылар, концерт номерлары бүләк иттеләр, тизрәк кайтуларын теләделәр.
Ленар мисалында без чын геройларның безнең арада яшәвенә тагын бер кат инанабыз. Кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт—намуслы, чын кешеләргә хас сыйфатлар.
Батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләр тора. Безнең бурычыбыз, алар өчен ныклы һәм ышанычлы тыл булдыру!