Уңай булмаган метеорологик күренешләр

2023 елның 20 октябре, җомга

2023 елның 20 октябреннән 18 сәгатьтән 21 октябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

20 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- Төнлә һәм иртән томан;

- Көндез көчле җил, көчәйгән вакытта 15-17 м/с, көньяк районнарда көчле яңгыр.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында  машинада хәрәкәт иткәндә,  тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим:  гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы,  тайгаклануы һәм бозлануы аркасында автомобиль тизлеге шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчән жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм  сак булырга . Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан  баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International