Юбилярның биш оныгы бар.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында яшәүче Алимҗан Ибраһим улы Исхаков үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбиляр район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухиннан һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамовтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, аңа Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.
Алимҗан Ибраһим улы Чүпрәле районының Югары Каракитә авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлаган. Балачактан ук аңа өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килгән. 3 ел Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Армиядән соң 1952 елда Тула өлкәсенә китә, анда шахтер булып эшли. Шахтада ул 33 ел эшләгән.
Алар Мөслимә Хәсиятулла кызы белән гаилә коралар. Хатыны белән бергә ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның барысына да белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә уллары Иршат һәм Ренат Иске Чүпрәле авылында яшиләр, ә кызы Гельшат Ульяновск шәһәрендә яши. Кызганычка каршы, юбилярның хатыны Мөслимә Хәсиятулла кызы 2005 елда вафат була, Алимҗан абый өйдә үзе генә кала. Алимҗан Ибраһим улының биш оныгы бар.
Алимҗан абый кунакларга бик шат булды һәм аларга тәбрикләүләре өчен, аларның буыны турында онытмаулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.