«Все СВОи» фестиваль (марафон) кысаларында Чүпрәледә ГТО мобиль мәйданчыгы оештырылды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сувенирлар һәм символик бүләкләр белән бүләкләнде.

2023 елның 17 октябрендә, Иске Чүпрәле район үзәгендә «Все СВОи» фестивале узды.

Фестиваль-марафон кысаларында районның “Спорт мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” ВФСК нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды. Теләге булган һәркем ГТО нормативларны үти алган: идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гер күтәрү, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сувенирлар һәм символик бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International