Чүпрәле пенсионерларына социаль түләүләр алу һәм мошенникларның корбаны булмау турында сөйләделәр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы пенсионерларының мәгълүмати укулары башланды.

Бүген, 2023 елның 19 октябрендә, Россия пенсионерлар берлегенең Чүпрәле район бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән беренче дәрес булып үтте.

Чүпрәле муниципаль районындагы РЦМПның 18 нче бүлекчәсе мөдире Гөлназ Аюпова, КЦСОНның өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Мөхаббат Еникеева, «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Лилия Сабитова пенсионерларга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә алу шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирделәр.

“Чүпрәле Ак Барс иминиятләштерү” оешмасы директоры Гүзәл Миначетдинова өлкән яшьтәге чүпрәлеләргә мошенникларның корбаны булмау турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International