Очрашу контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү "Все СВОи" масштаблы патриотик акция кысаларында узды.
Бүген, 2023 елның 17 октябрендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты. Җылы очрашу аның кабинетында чәй өстәле артында узды.
Район башлыгы Марат Гафаров аларга батырлыклары, чыдамлыклары һәм ватанпәрвәклекләре өчен рәхмәт белдерде: “Ватаныбыз чакыруын кабул итүегез һәм бүген илебез сагында торуыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең өчен борчылабыз һәм барыгызны да өйдә көтәбез! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”. Район башлыгы аларга кирәкле әйберләрне тапшырды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар андагы хәлләргә үз карашлары, килеп туган кыенлыклар; шулай ук аларны гаиләләренең никадәр җылылык белән каршы алулары турында сөйләделәр.
Шулай ук сугышчылар битараф булмаган ярдәм күрсәтүче чүпрәлеләргә, һәм гуманитар йөкләр җибәрүдә барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
Очрашуда хәрби хезмәт турында да, шәхси хәлләр турында да сөйләштеләр. Барлык үтенечләрне Марат Гафаров контрольгә алды. Кирәк вакытта мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, уңайлы булсын өчен республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, колл-үзәк - 117 эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер торалар.
Контракт буенча РФ Хәрби көчләренең сафларында хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча күбрәк белә аласыз.