Марафон көн дәвамында узачак.
Бүген, 2023 елның 17 октябрендә, иртәнге 10 да Татарстанда "Все СВОи" контракты буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр барачак.
Патриотик акциягә чүпрәлеләр дә кушылды. Районның үзәк мәйданында ГТО, автоматларны сүтү, җыю мәйданчыгы ачылды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Чүпрәле районы халкы өчен патриотик концерт оештырдылар, ул да көн буе дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 12 сәгатьлек марофон махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләрен, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, Вконтакте «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсендә, социаль челтәрләрдә, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосында, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да карарга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan. ru сайтына күчә алачак, 117 кайнар линиясенә шалтырата яки QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә алачак.
Исегезгә төшерәбез, уңайлылык өчен республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары эшли, 117 нче колл-үзәк эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер.
Контракт буенча РФ Хәрби көчләренең сафларында хезмәт итү турында, шулай ук heroes-tatarstan. ru яки 117 телефоны буенча премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белергә мөмкин.