Очрашу "Все СВОи" контракты буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция кысаларында уза.
Чүпрәле районында запаста утыручы хәрби бурычлы гражданнар һәм хәрби исәптә торучы 60 яшькә кадәрге гражданнар белән очрашулар атнасы старт алды.
Очрашу атнасы "Все СВОи" контракты буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция кысаларында уза.
Бүген, 2023 елның 17 октябрендә, Яңа Әлмәле, Матак авыл җирлегендә яшәүче хәрби бурычлы гражданнар белән чираттагы очрашу булды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов Россиянең Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итү, контракт хезмәтенә кергәндә куела торган таләпләр турында сөйләде.
Аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов белән бергә контрактчылар өчен ташламалар, хезмәт шартлары, акча белән тәэмин итү һәм социаль гарантияләр турында мәгълүмат җентекләп аңлатылды.
Очрашуда катнашучыларга мәгълүмати тематик буклетлар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, уңайлы булсын өчен республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары эшли, 117 колл-үзәге эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер.