Махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга махсус операциянең мөһим әһәмияте, хәрби хәлләр, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде.
Махсус хәрби операция хезмәткәре Марс урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Кыска ялга кайтуга карамастан, укучылар белән очрашырга вакыт тапкан ул.
Очрашу тере әңгәмә форматында узды. Балалар кунакка күп сораулар бирделәр, аларны барысы да кызыксындырды: хәрби көннәр, алгы сызыкта яшәү шартлары, андагы кыенлыклар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга махсус операциянең мөһим әһәмияте, хәрби хәлләр, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде.
Яшьләр кунакны зур игътибар белән тыңладылар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен; батырлык, Ватанга мәхәббәт Россиянең чын гражданины сыйфатлары икәнлеген күрделәр.
Шулай ук укучылар аның хәрби рухын күтәрү өчен концерт номерлары әзерләгәннәр иде.