Октябрьдә Татарстанда яшәүче хатын-кызларның илебездәге иң көчле бизнес-практикларыннан белем алу мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» исемле түләүсез белем бирү программасын башлап җибәрә.
Казан шәһәрендә 17 октябрьдә, ә 20 октябрьдә Чаллыда старт алучы программа онлайн һәм офлайн-форматларда 1,5 айга интенсив дәресләргә исәпләнгән. Спикерлар һәм остазлар катнашучыларны бизнес-проектларны алга җибәрүнең актуаль инструментлары белән таныштырачак, үз эшен ничек ачарга яки гамәлдәге бизнесны масштаблаштыру турында сөйләячәкләр.
"Бизнес - ул катгый дисциплина, планлаштыру, көндәлек стресс, ә ахырдарак - иҗат. Хатын-кызлар бизнесында беренче урында һәрвакыт иҗат итү тора. Хатын-кызлар эшкуарлык тәҗрибәсе аларның еш кына стартаплар җибәрүе белән аерылып тора, көндәлек тормышта үзләренә очрый торган проблемаларны хәл итә. Алар үз казанышлары һәм уңышсызлыклары турында сөйлиләр, төрле ситуацияләрдә карашлары белән уртаклашалар һәм ул уңышларга нәрсә ярдәм итүе турында сөйлиләр. Ярдәм курсәтү һәм аңлау хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды генераль директорының беренче урынбасары - «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Бурханова.
Укуларны алдынгы эксперт-практиклар уздырачак, остаз сыйфатында актив һәм максатчан хатын-кызлар, тотрыклы бизнес төзү тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр чыгыш ясаячак. Катнашучылар агымдагы бизнес-процессларны анализларга, үз продуктының кыйммәтен билгеләргә, клиентлар җәлеп итү һәм бизнесны масштаблаштыру технологияләрен үзләштерергә өйрәнәчәк.
Уку нәтиҗәсе буенча бизнес-проектлар якланачак һәм аларга жюри әгъзалары тарафыннан эксперт бәяләмә биреләчәк. Проект зур бизнес-җыен белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел программада катнашуга республикада яшәүче 1000нән артык хатын-кыз гариза биргән иде, шуларның 300е сайлап алу этабын узды һәм 250се укуларын уңышлы төгәлләде. Программаның җиңүчесе "ШИКӘРно" милли мәгънәсе булган кием һәм аксессуарларның татар брендын булдырган Аделия Закирова булды, ул үз керемен 14 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арттырды, Казанда ваклап сату ноктасын ачты һәм 100 меңнән артык суммага 3 күләмле заказ алды.
Проектта катнашуның төп шарты булып МСП.РФ Цифрлы платформасында «Региональ яклау чаралары» бүлегендә укуга заявка бирү тора. Аннары «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Ике шәһәр өчен Цифрлы платформада теркәлү буенча тәфсилле инструкцияләр https://clck.ru/35tXo3 сылтамасы буенча урнаштырылган.
Программа старты - 2023 елның 17 октябрендә - Казанда, 2023 елның 20 октябрендә - Яр Чаллыда.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен катнашу бушлай. Программага урыннар саны чикләнгән.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге МКК НО «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»
*Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.