Чүпрәле егетләре хезмәт итәргә киттеләр

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Егетләр бер ел хезмәт итәчәк.

Бүген, 2023 елның 16 октябрендә, ТР Чүпрәле районыннан быелгы көзге чакырылыш кысаларында армия хезмәтенә чакырылган егетләрне озату чарасы булды. Чара  Петр Дементьев исемендәге паркта узды.

Традиция буенча, Казанга җыелма пунктка китәр алдыннан егетләргә хәер-фатиха сүзләрен, җылы теләкләрне район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, әти-әниләре җиткерделәр, имин хезмәт теләделәр.

Бу көзге чакырылышта беренчеләрдән булып Иске Чокалы авылыннан Илнур Әхтәмов, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Евгений Батраков, Городище авылыннан Петр Варфоломеев һәм Алексей Усмендеев, Иске Чүпрәле авылыннан Дмитрий Мусаткин, Владислав Чернов һәм Павел Никифоров, Яңа Уби авылыннан Владислав Макаров һәм Даниил Павлов, Матак авылыннан Виталий Саминов  хезмәт итәргә киттеләр.

Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш вакыты — 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Чакырылучыларны Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренә хезмәт итү өчен җибәрмәячәкләр. Егетләр бер ел хезмәт итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International