Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Нурлебану Зартдин кызы Хәйбуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Юбилярның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

2023 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Нурлебану Зартдин кызы Хәйбуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Озын гомерле хатын-кызның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән үк өйдә күп эшләргә һәм хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында, фермада ярдәм итәргә туры килә. Юбилярның үзе сөйләвенчә, ул сигез яшьтән эшли башлаган. Нурлебану апаның Рахилә апасы тракторда, ә юбилярның әнисе иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Нурлебану апа апасы өчен кырда ашарга илтә, соңрак үзе дә печән җыюда эшли, һәм башка хезмәтләрне дә башкара.

Гомере буе ул үзенең туган авылында эшли, шикәр чөгендере дә утарга туры килә, пенсиягә чыкканчы сөт җыючы булып эшли, халыктан сөт җыя. Пенсиягә чыккач, ул мәктәптә каравылчы булып эшләвен дәвам итә. Ул - хезмәт ветераны, Материнство медальләре белән бүләкләнә. Колхозда ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, ел саен алдынгылар слетында катнаша, аны Сабантуйларда да бүләклиләр.

Ире Мөбарәкҗан абыйга кияүгә чыга, 5 балалары туа. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аның ике кызы үлгән.

Ире Мөбарәкҗан абый белән алар бәхетле гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, Мөбарәкҗан абый бүгенге көнгә кадәр яшәми. Бүген Нурлебану апа өйдә үзе генә. Кызлар барысы да гаиләләре белән Казанда яшиләр.

Ул үз йортын калдырып, балаларына күчәргә теләми. Балалар һәр атна саен әниләре янына киләләр, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар, көненә берничә тапкыр телефон аша аның сәламәтлеген сорашалар. Нурлебану апа әле тулы көчендә, хәтере бик яхшы, бөтен нечкәлекләрне хәтерли.

Балалар аның өчен бөтен уңайлыкларны тудырганнар. Ул заманча әби, кер юу автомат-машинасы һәм телефон белән файдалана белә, бик пөхтә һәм чиста.

Юбиляр ханым язмышка һәм балаларга рәхмәтле. Алар барысы да бу тормышта дөрес юл таптылар, белем алдылар, лаеклы һәм намуслы эшләделәр.

Әниләре үрнәгендә үз балаларын, оныкларын тәрбияләделәр.

Юбилярны Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котлады. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырганнан соң, алар Нурлебану апага ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләде. Озын гомерле ханымның туган көненә балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары килде. Ә олы кызы Резеда әнисенең юбилее уңаеннан шигырьләр яза. Нурлебану апа моның кадәр игътибар күрсәткән өчен балаларына һәм кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International