Чүпрәле районының Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе «Җиңү адымнары 2023» республика проектында җиңүче булды

2023 елның 14 октябре, шимбә

2023 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Җиңү адымнары 2023» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

“Җиңү адымнары”ның “Иң яхшы реализация” номинациясендә “Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җиңүче булды. Җитәкчесе Надежда Викторовна Храмова, “Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең тәрбия буенча директор киңәшчесе.

Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International