Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Салым хәбәрнамәсендә үзгәрешләргә игътибар итегез
Милек салымнарын түләү өчен бюджет системасына түләүләрне күчерү өчен барлык кирәкле реквизитлар күрсәтелә, алар Qr-кодта, штрих-кодта һәм түләүләрнең уникаль идентификаторында (УИН) шифрланган.
Әгәр элек күрсәтелгән реквизитлар (Qr-код, штрих-код һәм УИН) һәр салым буенча формалашкан булса, быел, 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым түләүгә күчү сәбәпле, барлык милек салымнары буенча бердәм Qr-код, штрих-код һәм УИН формалаштырылган.
Шушы реквизитлар нигезендә банк терминаллары, кассалар яки мобиль кушымталар аша салымнар түләнә.
Исегезгә төшерәбез, салым хәбәрнамәсендә бары тик салым исәпләнгән милек кенә күрсәтелә. Мәсәлән, салым түләүче салым ташламасын куллана торган объект хәбәрнамәдә булмаячак.
Салым хәбәрләре алу һәм салым түләү белән бәйле тагын да тулырак мәгълүмат Россия ФНС сайтында "2023 елгы салым хәбәрнамәсе" промобитендә урнаштырылган.