Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Эшлекле дүшәмбедә оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән Чүпрәлеләргә бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Чүпрәле үзәк район хастаханәсе участок терапевты табибы Хөснетдинов Илгизәр Рөстәм улы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлеге, мөһим дәүләт бурычын хәл итүгә җаваплы мөнәсәбәте өчен Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты белән Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Яфизов Фәнил Ринат улы бүләкләнде;

Иминият базарын формалаштырудагы һәм үстерүдәге казанышлары, хезмәттә ирешелгән уңышлары һәм Иминиятләштерүчеләр көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Спиридонова Марина Владимир кызы - «Ак Барс Страхование» ҖЧҖ «Чүпрәле» Операцион офисының иминиятләштерү агенты;

- Шагаева Гөлнара Хабир кызы - «Ак Барс Страхование» ҖЧҖнең «Чүпрәле» Операцион офисын иминиятләштерү буенча әйдәүче белгеч;

- Аббазова Гөлия Азат кызы - «Росгосстрах» СК ПАО филиалының «Чүпрәле» Агентлык үзәгенең иминиятләштерү агенты;

- Яковлев Николай Петр улы - «Росгосстрах» СК ПАО филиалының «Чүпрәле» Агентлык үзәгенең иминиятләштерү агенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International