Бүгенге көндә интернатта районыбызның төрле авыл җирлекләреннән 16 өлкән әби-бабай яши.
Кайберәүләрнең биредә гомер итүләренә 10 елдан вакыт узып киткән. Бирегә аларны язмыш төрлечә китергән: кемдер гомер буе ялгыз яшәп олыгайган, кайсыдыр картлык көнендә хәрәкәтләнә алмый башлап, урын өстенә калган, я булмаса башка җитди авыру килеп чыккан, ә кайберәүләре исә беркемгә дә кирәкмәгәнлектән монда эләккән.
Ни генә булса да, өлкәннәрнең һәркайсына шушы йортта җылы урын, җылы караш, тәрбия табылган. Учреждениенең директор урынбасары Лилия Кәримова әйтүенчә, өлкәннәргә биредә уңайлы шартлар тудырылган. Алар көненә дүрт тапкыр ашыйлар, барлык чараларда бик актив катнашалар.
Чүпрәле делегациясе әзерләп барган мәдәни чараны да өлкәннәребез бик җылы кабул иттеләр. Аларга районыбызның "Көмеш волонтерлары"— Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле районы бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендә Иске Шәйморза авылыннан мәдәният ветераннары Фәридә һәм Тәлгать Җәббаровлар, Иске Элмәле авылыннан Наталия Макарова, Алешкин-Саплык авылыннан Равия Вәлиева бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Татар, чуваш һәм рус җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар, Дилүзә Азизова башкорт биюен башкарды.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр үзләре дә читтә калмадылар, күмәк биюгә кушылдылар. Тамашага чын күңелдән шатландылар, артистларны көчле алкышларга күмделәр, көлделәр дә, еладылар да.
Әлбәттә, өлкәннәрнең йөзләрендәге елмаюларны күрү бик дулкынландыргыч иде. Район делегациясе алып килгән пакет-күчтәнәчләргә дә алар бик сөенделәр, "Туган якларны сагынып, чәй эчәрбез«,-диделәр, олы рәхмәт сүзләре белдерделәр.
Ә күчтәнәчләр өлкәннәргә мулдан әзерләнгән иде. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов шәхсән һәм башка авыл җирлеге башлыклары үз өлкәннәренә әзерләгән пакетлардан тыш, «Дуван бакчалары» хуҗалыгы җитәкчесе Альфред Хәйруллин җибәргән өч ящик алма, виктория, кура җиләге кайнатмаларын тапшырды. Шулай ук, Иске Шәйморза авылыннан мәдәният ветераннары Җәббаровлар гаиләсе үз хуҗалыкларыннан бал алып килгәннәр иде. Моннан тыш, «Көмеш ветераннар» өлкәннәргә киемнәр, оекбашлар бүләк иттеләр.
Бу көнне шулай ук, Буа интернат-йортында шәхси эшмәкәр-умартачы Марат Исхаков, Алешкин — Саплык авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валерий Марков һәм авыл җирлеге мәдәният йорты директоры Наталия Клементьева да булып киткәннәр, әби-бабайларны котлаганнар. Марат Исхаков исә үзеннән 35 кг бал тапшырган.
Якташ-өлкәннәребез белән хушлашу җылы да, моңсу да булды. Рәхмәт сүзләре катыш, алар: «Тагын кайчан киләсез? Без сезне көтәчәкбез», -дип озатып калдылар.
Рәшидә Салахова, Кече Чынлы авылыннан:
—Мин үзем Мунчәли авылында туып, үстем. Язмышым олыгайган көнемдә Кече Чынлыга алып килде. Кызганыч, бик озак яши алмадык, тормыш иптәшем вафат булды, ялгыз калдым. Аннан монда килергә булдым. Биредә бик яхшы карыйлар, төрле чаралар уза, үзебез дә катнашабыз. Без өлкәннәргә шушындый хөрмәт күрсәткәннәре өчен хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәт.