Чүпрәле районында Өлкәннәр декадасы кысаларында чаралар дәвам итә.
Халыкара өлкәннәр көне һәм Россиядә Өлкәннәр декадасы инде 30 елдан артык билгеләп үтелә. Бу көнне без әбиләрне, бабайларны һәм барлык өлкән буын кешеләрен котлыйбыз.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле район бүлеге тарафыннан районда «Ветеранга Открытка» дигән социаль акция башланды. Әлеге акция кысаларында өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле районы бүлеге рәисе Дилүзә Азизова өлкән яшьтәге кешеләрне өйләренә барып котлады.
Дилүзә Миңнәтулла кызы кадерле кешеләребезне бәйрәм белән котлады. Барысына да бүләкләр, котлау открыткалары тапшырылды. Аларга сәламәтлек, якын кешеләрнең мәхәббәтен, бәхет һәм иминлек теләде.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең котлаулары һәрвакыт күңелле миссия, очрашу вакытында аларның күзләре шатлыктан һәм бәхеттән балкый. Һәм ветераннарыбыз аңа мондый игътибар өчен бик рәхмәтле булдылар.