ТР Чүпрәле районында « ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн акциясе җиңүчесен бүләкләделәр

2023 елның 7 октябре, шимбә

Акция 2023 елның 11-15 сентябрендә узды.

Бүген 6 октябрьдә «Алтын» универсаль спорт комплексы базасында һәм Иске Чүпрәле авылының универсаль спорт мәйданчыгында (боз сарае янында) 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК җәйге фестиваленең зона этабы узды.

Чара ачылу вакытында «ГТО белән 1нче сыйныфка» онлайн акциясенең республика этабы җиңүчесе бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, «ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабы 28 августтан 10 сентябрьгә кадәр узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча муниципаль этапта Чуваш-Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучысы Матвей Васильев җиңде.

19 районнан иң яхшы видеороликлар 11-15 сентябрьдә узган республика этабында көрәшне дәвам итте. Онлайн акциянең республика этабы нәтиҗәләре буенча Матвей Васильев республика этабында да җиңүче булды.

«ГТО белән 1нче сыйныфка» онлайн акциясенең республика этабы җиңүчесе Матвей Васильевка бүләкләр һәм Диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International