Ульяновск автомобиль заводы вәкилләре безнең районда булып киттеләр

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Ульяновск автомобиль заводы иң зур завод, анда 4 000 нән артык кеше эшли.

2023 елның 4 октябрендә ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында Ульяновск автомобиль заводы вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуга Чүпрәле районы халкы, эшкә урнашуга мохтаҗ кешеләр, эш эзләүчеләр, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Ульяновск автомобиль заводы вәкилләре: генераль директор урынбасары Александр Лагунов һәм персонал җыю төркеме җитәкчесе Гүзәл Вафина Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр генә түгел, чүпрәлеләр үзләре дә хезмәт куйган заводның күпьеллык тарихын билгеләп үттеләр.

Шулай ук алар завод үз җитештерүенең күләмен арттыра һәм шуңа бәйле рәвештә предприятие яңа хезмәткәрләр җыю турында игълан итә, дип белдерделәр.

Гүзәл Вафина эшкә урнашу шартларын җентекләп аңлатты. Моннан тыш, торак бирү тәкъдим ителә. Эшчеләр тәҗрибәсез кабул ителә, укулар урында.

Эш графигы: 5/2, дүш., жом., кадәр, шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.   Эштән тыш вакытта, ял көннәрендә эшләү мөмкинлеге бар: гамәлдәге закон нигезендә, югары күләмдә түләнә.

Шулай ук завод территориясендә поликлиникада бушлай медицина хезмәте күрсәтелә.

Хезмәткәрләр махсус кием белән тәэмин ителә.

Ульяновск автомобиль заводы - иң эре завод, анда 4 000нән артык кеше эшли.

Барлык нечкәлекләрне 8-960-370-60-12 телефоны буенча белергә мөмкин.

Завод вәкилләре шулай ук тармак технологияләре техникумында булдылар, студентлар белән очраштылар. Очрашуда уку тәмамланганнан соң студентларны эшкә урнаштыру, шулай ук завод базасында хезмәт практикасын узу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International