Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне бәян итте:

2023 нче елның 3 октябрендә 21 сәгатьтән 4 октябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 м га кадәр начарая;

- көндез көньяк-көнбатыштан көчәючән 15-18 м/с кадәр җил

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны ялгыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янына яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бушулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Калын агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган  җиргә автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декорлар тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә аеруча арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан аска коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томанда хәрәкәт иткәндә артык хәрәкәттән, узып китүләрдән, баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бара. Томанның ераклыкны яшерүен исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен туктаулардан  качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирергә. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу сорала.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итуче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлының  тайгаклануы аркасында,  автомобиль тизлеге шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Яктылыкны күрсәтүчән жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Кискен тормозлардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга , шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирергә. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу сорала.

Фото архивтан

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International