«Движение первых» автобус туры Татарстан Республикасы Чүпрәле районына килде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

«Движение первых» маршрут туры 4 сентябрьдә старт алды, ул агымдагы елның 13 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген, 2023 елның 3 октябрендә,  «Движение первых» автобус туры Татарстан Республикасы Чүпрәле районына килде.

Автобус туры Татарстанда 4 сентябрьдән старт алды һәм шул вакыт эчендә ул Татарстан Республикасының 33 районында булырга өлгерде.

«Движение первых» командасын, шулай ук район мәдәният йортында узган бүгенге чарада катнашучыларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм районның «Движение первых» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Венера Гәрәева сәламләде.

Яңа хәрәкәт,  Марат Ринатович билгеләп үткәнчә, яшьләр үз идеяләрен, үз хыялларын тормышка ашыра алсын, төрле тармакларда актив катнашсын өчен булдырылган. Бу -  спорт, иҗат, музыка белән шөгыльләнү һ.б.

«Моның өчен районда бөтен шартлар тудырылган. Кыю һәм  актив, һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз», - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Венера Гәрәева исә бүгенге чарадан Чүпрәле егетләренең күп кенә файдалы һәм үзләренә кирәкле нәрсәләр алачакларына ышаныч белдерде.

Автобус туры командасы төрле  грант конкурслары, форумнар һәм фестивальләр;  «Движение первых» проектлары хакында сөйләде.

- Хәрәкәтнең төп максаты - балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен күрсәтү, төрле өлкәләрдә уңышка ирешү, үз юлыңны табу. Россия Федерациясендә 12 төрле юнәлеш эшли, Татарстан Республикасында - 13. Унөченчесе - туган тел юнәлеше. Хәрәкәттә шулай ук спорт, мәдәни, иҗади, фәнни һәм башка шундый юнәлешләр эшли. Әгәр мәктәптә баланы кызыксындырган юнәлеш буенча түгәрәк яки секция булмаса, без аны булдыру юлларын, ярдәм күрсәтү ысулларын карыйбыз. Без -  аларның ярдәмчеләре, - дип сөйләде «Движение первых» турының модераторы Адилә Фәттахова.

Бүгенге чарада тармак технологияләре техникумы студентлары, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашачак.

Хәрәкәт спикерлары яшьләрне мәнфәгатьләренә карап төркемнәргә бүләчәк. Анда алар көн дәвамында үз юнәлешләре буенча уеннарда катнашачаклар, сораулар бирәчәкләр һәм үзләре өчен яңа мәгълүмат алачаклар.

Белешмә

«Движение первых»  маршрут туры 4 сентябрьдә старт алды, ул агымдагы елның 13 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә бөтен республика буенча 22 меңнән артык бала, яшүсмерләр һәм яшьләрне колачлау күздә тотыла. Ул планлаштырылган проектларны һәм чараларны файдалы программалар һәм үстерелешле  уеннар аша яктырту максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International