Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Мария Максимовна Порфирьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Юбилярның 14 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Мария Максимовна Порфирьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне ул инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Баһаутдиновтан, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисковтан һәм авыл китапханәчесе Наталья Пустынинадан җылы котлаулар кабул итте. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, юбилярга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар; сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.

Мария Максимовна Матак авылында туып үскән. Матак мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. Алга таба ул укуын дәвам итә алмый, чөнки илдә авыр вакытлар - Бөек Ватан сугышы бара. Ул  кечкенәдән үк кырда эшли башлый, башак җыярга булыша. Кайда гына эшләргә туры килми аңа. Үзенә тапшырылган барлык эшләрне намус белән башкара ул.

Чуваш Бизнәсе авылыннан Петр Александровичка тормышка чыга. Яшьләр
авылны үз итә.

Юбиляр колхозда  төрле эшләр башкара. Тормыш  иптәше Петр Александрович лаеклы ялга  чыкканчы һәм  аннан соң да туган колхозында комбайнчы булып эшли.  Алар җиде балага гомер биргән.  Кызганычка каршы, ике балалары балачакта үлгән, ә бер уллары  фаҗигале төстә 34 яшендә вафат була..

Бүген Мария Максимовна үз йортында ялгызы гына. Кызы Елизавета гаиләсе белән әнисеннән ерак түгел генә яши . Ул әнисенә  һәрдаим булышып тора.  Кече Аксуда яшәүче икенче кызы  да әнисе янында еш була һәм ярдәм итеп тора . Калган балалары да әниләренә карата бик игътибарлы. Әмма Мария Максимовна,  Елизавета билгеләп үткәнчә, бар эшне  да үзе  башкарырга ярата.  Өйдә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, ул менә дигән хуҗабикә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, көчле энергияле,  үзен яхшы хис итә;  һәрнәрсәне вак-төяккә кадәр хәтерли.  Кунакларны ул ишек төбендә каршы алды.     Юбилярның мәктәптә укырга мөмкинлеге булмаса да, аның күзләре әле яхшы күрә,  яза да, укый да белә. Мария Максимовна үзенең балаларына, күршеләренә бик рәхмәтле. Шулай ук ул район үзәк хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына зур рәхмәт белдерде.

Мария Максимовна кунаклар килүгә бик шатланды һәм аларга, онытмаганнары өчен,  олы рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International