1992 елдан башлап, Россия территориясендә ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм өлкән кешенең иҗтимагый тормышта мөһимлеген һәм кирәклеген аңлауга юнәлдерелгән. Мондый кешеләргә аерым кайгырту һәм игътибар, социаль һәм көнкүреш ярдәме кирәк. Бөтендөнья өлкәннәр көне уңаеннан Буа территориаль бүлеге Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Кайнар линия» үткәрә.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр һәм аңлатмалар, шул исәптән, ничек дәгъва язарга, Идарәгә мөрәҗәгать итәргә, кулланучылар хокукларын яклау буенча тикшерүләр үткәрүдә үзгәрешләр һәм башка мәглүмәтне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59