2023 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышы узды.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1) 7 октябрьдә «Лаеклы хезмәт өчен!» Бөтендөнья гамәл көне кысаларында профсоюзларның коллектив гамәлләре турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы оешмаларында яшьләрне эшкә урнаштыру һәм аларга ярдәм итү чаралары турында.
3) Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешүне һәм эш бирүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы оешмаларында хезмәт хакын арттыру буенча күрелә торган чараларны үтәү турында.
Утырышны Чүпрәле муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссиясе координаторы, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы ачты һәм алып барды.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.