Чүпрәле районында «Татарстан кроссы — 2023 " республика массакүләм ярышлары узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Чүпрәле районында «Татарстан кроссы — 2023 " республика массакүләм ярышлары узды

 

2023 елның 16 сентябрендә районның яңа чаңгы базасы территориясендә физик әзерлекләрен тикшерергә карар итүчеләр җыелды.

 

Чүпрәлеләр «Татарстан кроссы — 2023» йөгереше буенча массакүләм ярышларда катнаштылар.

 

Чарада спорт сөючеләр, спорт ветераннары, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

 

Ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм барысына да уңышлар теләде. Шулай ук ачылыш барышында спортчыларны Чүпрәле муниципаль районының җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесе Евгений Иванцов сәламләде.

 

Чара кысаларында ГТО комплексының иң яшь алтын билге ияләрен бүләкләү булды.

Исегезгә төшерәбез, 28 августтан 10 сентябрьгә кадәр районда «ГТО белән 1 класста»республика онлайн акциясенең муниципаль этабы узды. Муниципаль этапта җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International