Чүпрәле районы хәрби хезмәткәре отпускка килде һәм өйләнде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районы хәрби хезмәткәре отпускка килде һәм өйләнде


ЗАГСта никахлашу тантанасы узды.

Ялда булган мобилизацияләнгән СВО һәм аның кәләше никахларын ТР Чүпрәле районы ГХАТ бүлегенең тантаналы залында теркәгәннәр.

Никахлашуда ТР Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты һәм аларны котлады.

- Кадерле яшь парларыбыз, сезне гаиләгезнең тууы белән котлыйм. Гаиләгез нык булсын. Бәхетле булыгыз,-дип теләде Алексей Ярухин.

Ул район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр һәм аларның тормышындагы иң төп документ—Никах турында таныклык тапшырды.

Котлауларга яңа өйләнешкәннәрнең әти-әниләре дә кушылды. Теркәлү бик зур купшылыкларсыз һәм тантаналарсыз узды.

ЗАГС бүлеге башлыгы Альбина Шәрәфетдинова сүзләренчә, мобилизация башланганнан бирле ТР Чүпрәле районында 11 хәрби хезмәткәр никахларын теркәгән. Ел башыннан Чүпрәле районында 51 пар мөнәсәбәтләрен законлаштырган.

Балаларыбызга исән-сау, горурлык һәм җиңү белән кайтуларын телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International