«ГТО белән 1 сыйныфка» онлайн акциясе видеороликлар конкурсы булып тора һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Акциядә 1 сыйныф укучылары (6-7 яшь, I баскыч) катнашты.
28 августтан 10 сентябрьгә кадәр “ГТО белән 1 сыйныфка” республика онлайн акциясенең муниципаль этабы узды.
Конкурс йомгаклары буенча муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар:
- Васильев Матвей – “Чуаш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” МБМУнең 1 нче сыйныф укучысы;
- Шурбина Ева – “Яңа Үби төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУнең 1 нче сыйныф укучысы;
- Колбасов Андриян - “Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУнең 1 нче сыйныф укучысы.
Акциянең республика этабы 2023 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр уза.
Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 16 сентябрьдә «Татарстан кроссы-2023» республика массакүләм ярышларын ачу тантанасында булачак.