2023 елның 11 сентябрендә Казан Ульяновск Казан шәһәр яны поездлары дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөри башлаячак

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

 2023 елның 11 сентябрендә Казан Ульяновск Казан шәһәр яны поездлары дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөри башлаячак

2023 елның 11 сентябре

Казан – Ульяновск – Казан шәһәр яны поездлары дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөри башлаячак

Пассажирларга уңайлы булсын өчен Казан-Ульяновск-Казан шәһәр яны поездларына өстәмә йөрү көннәре өстәлде.

Мәсәлән, 14 сентябрьдән 6751/6753 нче Казан - Ульяновск поезды пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кабат йөриячәк.

15 сентябрьдән кире юнәлештә 6752/6754 номерлы поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә йөриячәк.

Шуңа бәйле рәвештә Казан - Борындык - Казан поездлары йөрү ешлыгы үзгәрәчәк.

14 сентябрьдән 6749 нчы Казан - Борындык поезды дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә йөриячәк.

15 сентябрьдән 6750 нче Борындык - Казан поезды сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөриячәк.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;

- https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;

- "Россия тимер юллары Пассажирларына" мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International