Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты булып www. gto. ru.челтәрендә ГТО комплексының Бөтенроссия Интернет-порталында теркәлүе тора.
2023 елның 11-15 сентябрендә районның гомуми белем бирү учреждениеләре базасында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының «ГТО — Сәламәтлеккә юл» муниципаль акциясе уза (алга таба — Акция).
Акциядә катнашу өчен 12 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге гомуми белем бирү оешмалары укучылары 4 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәү өчен рөхсәт ителә. Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты булып www. gto. ru.челтәрендә ГТО комплексының Бөтенроссия Интернет-порталында теркәлүе тора. Акциянең төп бурычлары булып:
- ГТО комплексына, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә кызыксынуны үстерү;
- ГТО комплексының сынау (тест) нормативларын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны бүләкләү;
- балалар һәм яшүсмерләр арасында ГТО комплексын популярлаштыру.
Аерымлык билгесен алу өчен кирәкле санда нормативларны уңышлы үтәгән катнашучылар тиешле билге белән бүләкләүгә тәкъдим ителәләр: ГТОның алтын аерымлык билгесе, ГТОның көмеш аерымлык билгесе, ГТОның бронза аерымлык билгесе.
ГТО комплексының аерымлык билгеләрен алу өчен башкарылырга тиешле тестлар саны (4 баскыч):
- "ГТО отличие алтын билгесе" - 6 сынау (тест);
- "ГТОның көмеш билгесе" - 5 сынау (тест);
ГТОның бронза отличие билгесе 5 сынау (тест).
Акциядә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.