2023 елның 20 сентябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләр - актив эшләүче һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар арасында конкурс дәвам итә.
Яшьләр торак конкурсы - яшьләр өчен уникаль мөмкинлек - шул исәптән, әле никахта тормаган килеш социаль ипотека шартларында «чиста бизәлештә» үз фатирын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры өчен 60-70 мең сумлык ташламалы бәя һәм инде яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр зур булмаган түләүләр белән ипотека түләү мөмкинлеге бар.
Конкурста кем катнаша ала:
- Яшь белгечләр;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;
- Җәмәгать оешмалары активистлары;
- Яшьләр - Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар.
Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, ташламалы шартларда гаилә булмаган яшьләр дә катнаша һәм үз торакларын сатып ала ала.
Социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның заявка кампаниясе 2023 елның 20 сентябрендә тәмамлана.
Катнашуның нинди шартлары турында тулырак мәгълүмат #ЖильМолодымРТ 27.06.2023 түбәндәге сылтама буенча: https://vk.com/video-71695567_456240170
(«Яшьләр торак конкурсы» темасы буенча туры эфир язылуның 1 сәгать 35 минутыннан башлап фикер алышалар)