Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы узачак

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы, 41 статьясындагы 3 пункты нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 7 сентябрендәге 38 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз беренче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү чаралары турында.

3) Төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 13 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International