Районга эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин килделәр. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән бергә алар берничә социаль әһәмиятле объектта, аерым алганда, мәгариф учреждениеләрендә милли проектлар, дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләр белән таныштылар.
Яңа ашханә һәм “Үсеш ноктасы”
Кунакларның эш сәфәре Түбән чәке урта мәктәбеннән башланды. Әлеге мәктәп бинасында агымдагы елда азык-төлек блогы яңартылды. Шундый ук эшләр тагын Хорновар-Шигали урта мәктәбендә дә эшләнде.
Түбән Чәке урта мәктәбе 1992 елда сафка баскан. Бүгенге көндә анда 60ка якын белем ала. Мәктәп директоры Айсылу Шиһабетдинова әйтүенчә, бина сафка басканнан бирле мондый күләмдәге яңарту эшләрен әлегәчә күрмәгән. Барлык эшләрне дә “ПМК 5” оешмасы башкарган.
–Ашханәбез тулысынча яңа төсмер алды. Төзүчеләр дә вакытында, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләделәр. Өстәл, урындыклардан тыш, азык-төлек блогында бар җиһаз да яңартылды. Барлыгы 2 млн сумга якын күләмдәге эшләр эшләнде,-ди Айсылу ханым.
Үзгәрешләргә пешекчеләр дә бик шат. 2005 елдан биредә хезмәт куючы Резидә ханым Забирова әлеге уңайдан олы рәхмәтләрен җитәкчеләргә белдерде.
“Барысы да яңа, плитәләр әйбәт эшли, ризыкны көйдерми, тәмле итеп пешерә, савыт-сабаны юар өчен да җиһазлар яңа. Барысы да яңа, эшлисе генә килеп тора”,-ди.
Түбән Чәке урта мәктәбеннән соң, кунаклар Городище урта мәктәбендә булдырылган «Үсеш ноктасы» үзәген карадылар. Әлеге үзәк нигезендә физика, химия һәм биология кабинетлары яңартылган. Белем бирү учреждениесендә 70 бала белем ала.
Әлеге предметлар буенча мөгаллимнәр Иван Копьев, Сергей Тарасов: “Дәресләрне кызыклы итеп, тәҗрибәләр үткәрү өчен махсус лаборатор кирәк-яраклары, ноутбуклар, җиһазлар кайтты. Барысы да яңа, заманча технологияләрне балалар белән үзебез дә өйрәнәбез”,-диләр.