Кичә, 5 сентябрьдә, район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионатының төркем уеннары тәмамланды. Төркем уеннары нәтиҗәләре буенча чемпионатның финал өлешенә 4 команда чыкты: Татавтодор, спорт мәктәбе, шәхси эшмәкәрләр, район эчке эшләр бүлеге. Ярымфинал парлары түбәндәгечә: Татавтодор (1) район эчке эшләр бүлеге (4), спорт мәктәбе (2) шәхси эшмәкәрләр (3). Ярымфинал очрашуларында җиңүчеләр 1 урын өчен уйнаячак, җиңелгән командалар 3 урын өчен уйнаячак.
Шулай ук бу көнне ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырыла. Теләге булган һәркем, катнашучылар да, җанатарлар да, нормативларны үти алганнар.
Ярымфинал һәм финал уеннары 7 һәм 8 сентябрьдә узачак. Барлык футбол сөючеләрне чакырабыз!!!