Онлайн акция «ГТО белән 1 сыйныфка» видеороликлар конкурсы булып тора һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Акциядә 1 сыйныф (6-7 яшь, I баскыч) укучылары катнаша ала. Акциянең муниципаль этабы 2023 елның 28 августыннан 10 сентябренә кадәр, республика этабы - 2023 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр уза.
Видеороликларга таләпләр:
- катнашучыны - ГТО комплексының 3 сынавын башкаручы 6-7 яшьлек баланы (I баскыч) төшерергә кирәк:
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта бары тик 1 катнашучы гына катнашу рөхсәт ителә;
- оригинальлек;
- дәвамлылыгы 2 минуттан артмый.
Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен видеороликлар электрон почта адресына кабул ителә – Vildanov.Ruslan@tatar.ru яки ватсап буенча 89270387410 номерына 2023 елның 9 сентябренә кадәр. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:
Бер җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
Бер район-җиңүче ВКонтакте социаль челтәрендә муниципаль районнар Үзәк телевидениесе битләрендә иң күп видеоролик лайклары белән;
Бер район-җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә ярашлы билгеләнәчәк).
Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.