ТР Чүпрәле районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

Быел район мәктәпләренә 2000гә якын укучы укырга керде, шуларның 150е – беренче сыйныфка.

 

Бүген, 2023 елның 1 сентябрендә, 29 мәгариф учреждениесендә яңа уку елына старт бирелде һәм беренче шалтырату яңгырады. Быел район мәктәпләренә 2000гә якын укучы укырга керде, шуларның 150е – беренче сыйныфка.

Бәйрәм линейкалары Россия һәм Татарстан гимннары астында, дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.

Район Башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район прокуроры Олег Гайнетдинов "Иске Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУдә тантаналы линейкада катнаштылар.

Район Башлыгы Марат Гафаров коллективны һәм укучыларны яңа уку елы белән котлады.

- Бүген бәйрәм-Белем көне. Барлык балаларга да яхшы белем, педагогларга һәм ата-аналарга сабырлык телим. Яңа уку елы һәркем өчен нәтиҗәле һәм уңышлы булсын. Олимпиадаларда, укуда призлы урыннар яулаган укучыларыбыз белән горурланабыз. Яңа уку елы да яңа казанышларга бай булыр дип өметләнәм,- дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Ринат Гайзатуллин 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укучыларга һәм педагогик коллективларга Татарстан Республикасы Рәисенең котлау сүзләрен җиткерде.

Олег Гайнетдинов һәм мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина укучыларны һәм педагогик составны яңа уку елы белән котладылар.

Тантаналы линейкадан соң кунаклар 11 сыйныф укучылары белән очраштылар. Марат Гафаров, Ринат Гайзатуллин һәм Олег Гайнетдинов «Россиянең хәзерге дөньядагы роле һәм урыны» темасына «үз белемнәрегез белән уртаклашыгыз» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар.

Укучыларга илебез тарихы, бүгенге вакыйгалар турында сөйләделәр, аларның хыяллары һәм киләчәк һөнәре турында кызыксындылар.

Олег Гайнетдинов үз чиратында балаларны аларның җаваплылыгы һәм хокуклары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International