Тантана «Казан Экспо» күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
Рәис Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында узган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы. Конкурсны уздыру чорында муниципалитетларга 3 меңгә якын автомобиль тапшырылды.
Машина ачкычларын тантаналы шартларда Чуаш Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова алдылар.
Котлыйбыз! Эшегездә уңышлар телибез!