Аларның берсе Казанда, икенчесе Саба районында урнашкан.
Яңа уку елы алдыннан Татарстанда тулай тораклар кадастр исәбенә куелды. Казанда Четаев урамы, 8 адресы буенча КМТТУ-КАИ студентлары, шәһәр тибындагы поселокта Байлар Сабасы аграр көллият укучылары яшәячәк.
"Четаев урамындагы студентлар йорты" 620 кешегә исәпләнгән. Бу 17 катлы заманча бина, гомуми мәйданы 16,3 мең кв. м. КМТТУ-КАИның хуҗалык эше буенча проректоры Игорь Титов билгеләп үткәнчә, ике урынлы бүлмәле ятагы. Блоклар ике-өч бүлмә, аерым кухня, санузел һәм душ бүлмәсен үз эченә ала. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен медицина блогы һәм спорт залы бар. Территориядә шулай ук ял итү һәм студентлар чараларын оештыру өчен ачык мәйданчык каралган.
Саба аграр көллиятенең гомуми мәйданы 4,6 мең кв.метрдан артык булган яңа ятагы 173 кешегә исәпләнгән. Колледжда авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык, төзелеш һәм башкалар кебек белгечлекләргә белем алалар.
Татарстан Росреестры әлеге белем бирү учреждениеләре студентларын булачак яңа йортлары белән котлый!