ТР Чүпрәле районында социаль әһәмиятле объектлар ачылды
Объектлар дәүләт проектлары һәм программалары кысаларында гамәлгә ашырылды.
Бүген, 2023 елның 28 августында, Чүпрәле районында Республика көнен һәм Чүпрәле районы оешкан көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды.
Бәйрәм кысаларында социаль әһәмиятле объектлар ачылды:
- Капиталь ремонттан соң Иске Чүпрәле күп профильле лицее,
- Иске Чүпрәле авылындагы Мәктәп урамындагы "Приказ" буасы
- Чүпрәле районы Зур Аксу авылында ял паркы.