Зур Чынлы авыл мәдәният йортында мобилизацияләнгән кеше белән очрашу узды

2023 елның 26 августы, шимбә

Мобилизацияләнгән кеше белән җылы очрашу авыл клубында оештырылды


25 августта Зур Чынлы авыл мәдәният йортында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы, ялга килгән Илнар Шигапов белән очрашу узды.

Илнар балаларның сорауларына җавап бирде һәм авырлыкларга карамастан, гаепсез халыкны һәм үз Ватанының суверенитетын курыкмыйча яклап, батырлык күрсәтүләрен сөйләде.

Мондый очрашулар үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. Конкрет мисалда балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең чын кешенең сыйфатлары булуын күрделәр.

Озакламый ял бетәчәк һәм ул махсус хәрби операцияга кире кайтачак. Очрашуда катнашучыларның барысы да аңа тизрәк кайтырга һәм җиңү яуларга теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International